Яшь рәссамнар мультфильмнар ясыйлар

2019 елның 12 апреле, җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Татармультфильм» берләшмәсе рәссам-аниматорларының иҗат төркемнәре республика районнары һәм шәһәрләре буенча үзенчәлекле белем бирү турын үткәрәләр.

Питрәч сәнгать мәктәбенең уку кабинеты берничә сәгатькә сәнгать студиясе булды. Укучылар алдында - кәгазь, пумала, буяулар, карандашлар. Бу мультипликаторлар ярдәмендә чын могҗиза тудырган предметлар. Яңа гына эшли башлаган "тылсымчылар" ролендә - районның яшь рәссамнары.
Дәрес өч өлештән торды. Башта студия белгечләре сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Татарстан тарихы турында сөйләделәр. Икенче өлешендә балалар мультфильмнар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Бу елның темасы – республиканың сәнәгать һәм тарихи-мәдәни үсеше. Гамәли өлештә яшь рәссамнар үз рәсемнәрендә бирелгән тематиканы чагылдырырга тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International