Кощак урта мәктәбендә «Минем ачышларым» Бөтенроссия балалар тикшеренү эшләре һәм проектлары конкурсы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары арасында тикшеренү эшләре һәм иҗади конкурслар үткәрелде.
Үткәрелгән ярыш нәтиҗәләре буенча:
Питрәч 1 нче мәктәбеннән Леонид Молодов беренче сыйныфлар арасында җиңүче булды, Ленино - Кокушкино мәктәбеннән Камил Гыйзетдинов икенче сыйныф укучылары арасында беренче урынны алды, Питрәч 1 нче мәктәбеннән Степан Захаров өченче сыйныфлар арасында лидер булды һәм Кощак мәктәбеннән Игорь Цыкин дүртенче сыйныф укучылары арасында җиңү яулады.