«Костер» республика балалар сәламәтләндерү - белем бирү үзәге базасында «Җиңүнең яшь волонтерлары» республика сменасы узды, анда Питрәч районы активистлары катнашты.
Смена программасына мастер-класслар үткәрү, Бөтенроссия акцияләрен гамәлгә ашыру, республика акцияләре нигезләмәләрен эшләү, патриотик акцияләр үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышу, «Россия – минем тарихым» мультимедияле тарихи паркын карау кертелгән иде.