2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде, һәм безнең район мәдәният йортында «Бөтен дөнья – театр» исеме астында Шаяннар һәм тапкырлар клубының юмористик уены үткәрелде.
Иң яхшы нәтиҗәләрне "Шәле егетләре. Казан асты" командасы күрсәтте. Икенче урынны Чыты авылыннан «Дүрт татар» командасы яулады, өченче урынны Ленино-Кокушкинодан «Молодежка» командасы алды.