Питрәч артистлары "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең суперфиналында катнаша

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Казанда, "Уникс" КСК концертлар залында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы ачылды.

Быел ул республикада яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган. Суперфиналда Татарстанның 43 муниципаль районыннан  һәм 2 шәһәр округыннан 5,5 мең кеше катнашачак.
Алар арасында Питрәч яшь артистлары да бар. Кичә район вокалчылары чыгыш ясады, ә бүген жюри әгъзаларын яуларга хореографик коллективлар китте. Яшь талантларыбызга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International