Районда Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар уза

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

П. М. Гаврилов исемендәге  музейда "Язгы игелек"  атнасы кысаларында хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар өчен хәйрия чарасы узды.

Чара вакытында музейның фәнни хезмәткәре Шәйхетдинова Л. Д. Советлар Союзы Герое П. М. Гавриловның авыр язмышы турында сөйләде һәм музейның сирәк экспонатлары белән таныштырды. Шулай ук "Әлбәдән" хәрби уеннары белән таныштырдылар һәм кунакка кабат чакырып калдылар.
Чара  Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International