Балаларны законда балалар тормышының барлык аспектларына кагылышлы мәкаләләр, мәгариф, медицина ярдәме, гаиләгә, сүз иреге һ. б. хокуклар белән таныштырдылар.
Аларга шулай ук балаларның хокуклардан тыш, аларны үтәргә тиешле бурычлары да бар, дип сөйләделәр. Барысы бергә барлык пунктларны җентекләп сайлап алдылар һәм әлеге тема буенча кайбер ситуацияләр уйнатылды.