- Мин укырга яраттым, белемле булырга теләдем, әмма дүрт сыйныфны тәмамлагач колхозда эшләргә яратырга туры килде, - ди юбиляр. - Без бит сугыш елы балалары, үз теләкләребез турында онытырга мәҗбүр булдык.
Кияүгә чыккач, ире белән бергә Күн авылында яши башлыйлар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Хәлимә Хуҗиәхмәт кызының 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар, алар әби-бабайларын бик яраталар. Җәй көне ул үз йортында яшәвен, ә кыш көне улларында Ленино-Кокушукинода кунакта булуын сөйләде.
Озын гомерле хатын-кыз язмышы турында тулырак "Вперед" һәм "Алга" район газеталарының яңа саннарының берсендә укыгыз.