Авыл хуҗалыгы уҗым культуралары һәлак булуга китергән хәвефле табигать факторлары нәтиҗәсендә азык-төлек ягыннан иминлеккә туган куркынычны бетерү максатларында, «Халыкны һәм территорияләрне табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон, «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә:
гадәттән тыш хәл режимы кертелү турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка мәгълүмат җиткерүне тәэмин итәргә;
гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр һәм хәвефле табигать факторларының тискәре нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча чаралар уздыруга җәлеп ителүче көчләрнең эш төркемнәре составын билгеләргә;
биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлтелгән чаралар эшләргә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов