Автойөреш Хәтер паркыннан старт алды. Аннары берничә машинадан торган колонна Ленино-Кокушкино, Олы Бутырка, Күн һәм Әлбәдән авылларында булды. Биредә безнең геройлар туган һәм яшәгән. Без үзебезнең легендар якташларыбызның исемнәре Гаврилов Петр Михайлович - Брест крепосте сакчысы, Осипов Василий Иванович һәм Камалиев Галимҗан Камалиевич - Днепр кичкән геройлар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Катнашучылар һәйкәлләр һәм обелискларда булдылар. Туганнары белән очрашып, чәчәкләр салдылар.
Чарада хакимият, хәрби комиссариат, ДОСААФ, «Яшь Гвардия», «Аграр яшьләр берләшмәсе», «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый оешмалары вәкилләре, район активистлары катнашты.
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.