2019 елгы җәйнең иң якты вакыйгалары

2019 елның 21 мае, сишәмбе

8 июнь көнне Питрәчтә яраткан Сабантуй бәйрәме узачак.

Питрәч Сабан туеның бәйрәм мәйданы елдан-ел киңәя бара. Бу ел да искәрмә булмаячак. Район халкын һәм кунакларын бай эчтәлекле программа көтә: яшь талантлар һәм район коллективлары чыгышы, шулай ук кызыклы конкурслар.

22 июнь көнне Әлбәдән авылында "Әлбәдән" хәрби уеннары  дигән яңа фестиваль старт ала. Бу фестиваль проекты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантына ия булды һәм Питрәч районында туып-үскән майор Петр Гавриловка багышланган. Фестиваль шулай ук Идел буе федераль округының төбәк этабында һәм "Russian Event Awards 2018" Вакыйгалар туризмы өлкәсендә Милли премиянең УФОда "Вакыйганың иң яхшы идеясе" номинациясендә 2 нче урынны алды.

20 июльдә Питрәчнең төп мәйданында «Скорлупино» яшьләр фестивале узачак. Чара Бөтенроссия рухына әверелде, чөнки анда Россиянең 32 шәһәреннән килгән кунаклар катнаша. Бу - Россия күләмендә районның имиджын формалаштыручы бренд чарасы. Территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген шактый арттыра, җитди партнерларның игътибарын җәлеп итә, халыкның эшмәкәрлек активлыгын активлаштыра һәм үзенең кече ватаннары өчен горурлык хисе тудыра.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International