Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны шәхси кабул итүне 2019 елның 23 маенда 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында үткәрәчәк

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Марина Викторовна Трофимова 2019 елның 23 маенда 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итәчәк.

          Гражданнар турыдан-туры ведомство җитәкчелегенә санитар-эпидемиологик иминлек мәсьәләләре буенча идарәнең Питрәч авылы, Казан урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан территориаль бүлеге бинасында мөрәҗәгать итә алалар.

        Алдан язылу 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссия: (8843)238-18-32, (884378) 2-80-92, 2-80-58, (884367) 3-25-30, 3-25-31

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International