Халыкның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сорауларына министр урынбасары Егор Тарнавский җавап бирде. Питрәчлеләр төп игътибарны су ресурсларын саклау мәсьәләләренә юнәлттеләр: Көек һәм «Царево» торак комплексында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, күлләрне төзекләндерү темалары күтәрелде. Шулай ук, халыкның капчык җыенына күчүе, киселгән агачларны һәм ботакларны утильләштерү аркасында каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгын бетерү мәсьәләләре дә булды.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча ТР Экология министрлыгы вәкилләре тиешле аңлатмалар бирде.