Чемпионатны ачу тантанасы Наратлык урманында узды, анда кунакларны тәмле коймаклар, халык җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар, аннары стадионда дәртле иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Спортчылар һәм тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Илһам Кашапов, РСФСРның спорт мастеры Марсель Хәйдәров, билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, билбау көрәше халыкара федерациясе генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул район башлыгына рәхмәт белдерде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Ярышларда 18 команда, 200 гә якын кеше катнашты. Ярышларга дөньякүләм келәмнәрдә зур уңышларга ирешкән спортчылар җыелган иде.
- Питрәч җиренә Татарстанның иң көчле көрәшчеләре җыелды, алар өчен бу бик мөһим ярышлар, чөнки беренче һәм икенче урыннарны алучылар тиздән Уфада узачак Россия чемпионатында республика данын яклаячак, - дип ассызыклады Марсель Хәйдәров. - Көрәшнең беренче көнендә спортчылар ирекле стильдә, ә икенчесендә – классик стильдә, ун авырлык категориясендә көрәштеләр.
Келәмдә тынгысыз көрәш барды. Хатын-кызлар аерым игътибарга лаек, аларның көрәше ир-атларга караганда да мавыктыргыч булды.
Зәй командасы ярышларның абсолют чемпионы булды. Мактаулы икенче урынны Питрәч командасы алды. Лаеклы өченче урынны Казан Ак Барс командасы яулады. Питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин классик стильдә 100 килограммнан артык авырлык категориясендә ТР чемпионы дип танылды, ирекле стильдә дә шул ук категориядә безнең команда катнашучысы - Андрей Чиндин чемпион булды.