Ат чабышларында катнашырга чакырабыз!

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Элек-электән күп кенә халыклар атлар катнашында зур бәйрәмнәр оештырганнар, бу хайваннар һәрвакыт искиткеч матур, бетмәс-төкәнмәс чыдамлылык һәм көч белән аерылып торалар.

Ат чабышлары 8 июньдә дә Сабантуйның иң матур күренешләреннән берсе булырга вәгъдә итәләр.
Мәйданда горур ат чабышларына сокланырга теләүчеләр һәрвакыт күп.  Ат чабышларында катнашу өчен - авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан да гаризалар кабул итәләр.
Әгәр сез  чабышларында катгашырга уйласагыз, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-маркетинг бүлегенә гариза бирергә кирәк . Шулай ук тулырак мәгълүмат алу өчен 3-06-65 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International