«Узебез белән бары якты хатирәләр генә алып китәбез»

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Балачакта һәр бала тизрәк зур булырга хыяллана.

 Узган шимбәдә районның 81 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Хәзер инде балалар, дөрестән дә, өлкәннәргә әверелделәр. Без Питрәч икенче мәктәбендә узган бәйрәмдә булдык, аның мәйданчыгы асфальтта, күтәрелгән җилкәнле кораб белән бизәлгән, матур өметләр һәм яңа горизонтлар символы.

Бәйрәм традицион вальс белән башланып китте. Балалар беренче укытучылардан һәм сыйныф җитәкчесеннән матур сүзләр тыңладылар.
- Бүген безгә бик моңсу, - дип уртаклаша хис-тойгылары белән Айгөл Әхмәтшина. - Әлбәттә, без сыйныфташлар белән күрешәчәкбез һәм укытучылар турында онытмыйбыз, аларны ешрак күрергә тырышачакбыз. Тормышыбызда яңа үрләрне яуларга, алга таба барырга кирәклеген аңлыйбыз. Шулай да, яраткан кешеләр белән аерылышу бик авыр. Үзебез белән мәктәп турында җылы һәм якты хатирәләр генә алып китәбез.
Бу, әлбәттә, ата-аналар өчен дә мөһим көн. Алар әле кичә генә балаларын беренче сыйныфка алып барган кебек дулкынланалар.
Балаларны үзләренең ояларын ташлап киткән кошлар белән чагыштырырга мөмкин, шуның белән алар күккә күгәрченнәр,  һава шарлары да очырттылар.
Чарада район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты, ул укучыларга көч, оптимизм, иҗади илһам теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International