Җәйнең беренче көне район халкын кояшлы аяз һава торышы белән сөендерде, балалар шәһәрчегендә балаларны яклау көненә багышланган концерт программасы булды.
Аны бүген бөтен дөнья бәйрәм итә. Балалар көлүе, шатлыклы йөзләр, һава шарлары, күңелле уеннар, конкурслар белән Питрәчтә бәйрәм оештырылды. Районның талантлы балаларын бүләкләү тантанасы белән зур концерт тамашасы да чара программасына керде.
Ә иртәдән район үзәгенең икенче мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары арасында шахмат буенча турнир узды.