"Бала - төп пассажир!" Питрәч районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм балалар бакчасында юл хәрәкәте яшь инспекторлары үткәрде.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Акциянең максаты - өлкәннәр игътибарын балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә җәлеп итү.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре машина йөртүчеләрне автомобиль салонында 12 яшькә кадәрге балаларны йөрткәндә махсус саклану җайланмалары кулланырга мәҗбүр итә.
- Бу тормыш өчен кирәкле шарт. Балалар һәм яшүсмерләр - юл хәрәкәтендә иң нәни катнашучылар. Алар автомобиль салонында булганда, аларның иминлеге тулысынча руль артында утырган кешедән тора, - дип билгеләп үтте юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Питрәч районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Татьяна Егорова.
ЮХИДИ инспекторы яшь инспекторлар белән берлектә балалар өчен махсус утыргычлар куллану кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр-листовкалар тапшырдылар. Җәяүлеләрне дә игътибарсыз калдырмадылар: аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаттылар. Чара яшь инспекторларның зур бию флешмобы белән тәмамланды.
Юл хәрәкәтендә катнашучылар инициативасын хупладылар һәм ата-аналарның игътибарын аларның куркынычсызлыгына даими җәлеп итәргә кирәк, дип билгеләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International