Сабан туе мәйданга чакыра!

2019 елның 7 июне, җомга

Сабантуй бәйрәмен башка милләт вәкилләре дә ярата. Ул Халыклар дуслыгы символына әверелде. Аны кечкенә авылларда да, зур шәһәрләрдә дә зурлап билгеләп үтәләр. Безнең районның үзәгендә – Питрәчтә уза торган төп Сабантуй быел 8 июньгә планлаштырылган.

Иртәгә питрәчлеләрне Наратлык урманында көтәбез. Шуңа күрә шимбә ялларын ничек үткәрү турында баш ватсагыз, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде – дусларыгыз яки гаиләгез белән Сабантуйга кыю рәвештә килегез.
Күңел ачу программасы да вакыт узу белән кайбер үзгәрешләр кичерә, борынгы гореф-гадәтләрне хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр, бары тик яңа төсмерләр алып киләләр, аларны заманчалаштыралар. Әмма күп авылларда әле дә  йолалар үткәрәләр. Мәсәлән, Салкын Чишмә авылында Сабантуйга бүләкләр җыю традициясе яшәп килә. Шушы көннәрдә яшьләр һәрбер өйгә барып, кулъяулык, сөлгеләрләр җыйдылар. Боларның барысын да җирле бәйрәмдә катнашкан төрле конкурсларда катнашучыларга призлар сыйфатында бүләк итәчәкләр.
Сабантуй - ул җәй һәм җылы очрашу гына түгел. Аның күп гасырлык тарихы бар, һәм иң мөһиме игенчеләр белән бәйле. Шуңа күрә 10.00 сәгатьтә узачак Сабантуйның тантаналы ачылышы да авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары хөрмәтенә флагны күтәрүне, ветераннарны хөрмәтләү, шулай ук 2019 елда язгы кыр эшләренә йомгак ясауны күздә тота. Аннан соң «Гасырлар аша уза торган Сабан туе " дип аталган театральләштерелгән тамаша  күрсәтеләчәк. Батырларны бүләкләү тантанасы бәйрәм тәмамланыр алдыннан-15.30 да узачак.
12.00 дә ипподромда ат чабышлары башлана. Тамашаны һәрвакыт күзәтеп торырга күп тамашачы җыела. Бу юлы иң яхшы җайдагы бүләк тай алачак.
Мавыктыргыч программаның иң зур өлеше үзгәрешсез кала: «йомырка белән йөгерү», «көянтә чиләк  белән йөгерү», «тәңкә тап» һәм башкалар. Шулай ук Наратлык урманында гер күтәрү, мас-рестлинг, армспорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә шөгыль табылачак. Аркан тарту, авыш колга аша узу, сумо кебек ярышларда үзләрен сынап карарга яки якын дусларга ярдәм итәргә мөмкин булачак.
Татар эстрадасын яратучылар өчен безнең яңалык  - питрәчлеләр алдында төп сәхнәдә Айдар Галимов, Рафаэль Якупов, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина дуэты чыгыш ясаячак. Җирле биючеләр дә, җырчылар да иҗади номерлар белән сөендерәчәк, ә кече сәхнәдә 12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр район үзешчәннәре концерты узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International