Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!
Сезне ихлас күңелдән “Сабантуй” бәйрәме белән тәбрик итәм. Сабантуй - татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул буыннардан буыннарга тапшырылып килгән бәйрәм.
Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Питрәчебез өчен ул икеләтә кадерле, чөнки без - чиста авыл хуҗалыгы районы: төп вазифабыз - җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз - ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз дип горурланырга була. Көнне төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәне бүген хаклы рәвештә ял итә.
Хөрмәтле питрәчлеләр, хөрмәтле кунаклар - туганнар, якташлар, дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт булып, рухи шатлык белән, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез - Сабантуйлар белән сезне!