2019 елның 10 июненә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 10 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, җил көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр (Казанда көндез һәм кич), урыны белән боз көтелә.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. 

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. 

Төнлә минималь һава температурасы +13..+15, көндез максималь һава температурасы + 28.°.+30.°  

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +10..+15, максималь һава температурасы көндез + 26.°.+31.°

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International