Россиядә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышының беренче көнен реконструкцияләү булачак!!!
21-23 июньдә Казаннан 55 км ераклыкта Питрәч районы Әлбәдән авылында "Әлбәдән" хәрби уеннары" фестивале уза.
Әлеге вакыйга Питрәч районында туып-үскән Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Михайлович Гаврилов истәлегенә багышлана.
"Әлбәдән" хәрби уеннар" фестивале "Фестивальнең иң яхшы идеясе" номинациясендә Идел буе федераль округының "Russian Awent Awards-2018" Вакыйгалар туризмы өлкәсе милли премиясендә 2 нче урынны яулады.
Әлеге вакыйгаларда сугыш вакытындагы ике реконструкция үткәреләчәк.
Беренчесе нәкъ 4.00 сәгатьтә, сугыш башланган вакытта узачак. Бу вакытта Кызыл Армиянең кыр лагерена 45 Вермахт дивизиясе отряды һөҗүм итәчәк.
Икенче көрәш 12.00 сәгатьтә башлана.
Реконструкция нигезенә Брест ныгытмасында барган вакыйгалар алынган.
Бүгенгесе көндә Әлбәдән авылы территориясендә эш кайный, беренче сәхнә корылмаларын төзүне төгәллиләр инде.
Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее каршында зур үзгәрешләр бара. Инде Брест крепосте һәм башка херби объектлары төзелә. Окоп әзер диярлек, ул озын һәм тирән килеп чыккан, димәк, чынбарлыкка максималь якын киленгән.
Алманнар һөҗүме вакытында Мишә елгасы ягыннан авиация һәм имитацион шартлау көтелә.
Оештыручылар фикеренчә, Алман палаткалары Мишә елгасының капма-каршы ярында урнашачак. Кыр уртасында хәрби-кыр кухнясы урнаштырылачак, анда кунакларны чын хәрби ботка белән ашатачаклар һәм һәр катнашучының хәрби вакыт көнкүрешенә чуму мөмкинлеге булачак. Иң кечкенә балалар өчен аерым зона эшләячәк, анда алар хәрби-спорт белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук хәрби-тактик уеннар зонасы - лазертаг, страйкбол, төрле тирлар һәм минометтан ату планлаштырыла.
Моннан тыш, фестивальдә хәрби тактик уеннар тәкъдим ителәчәк, алар безнең хәзерге заман армия чынбарлыгын - десантчылар, авиамоделистлар һәм фехтовальщиклар, Татарстанның атказанган артистлары, шулай ук Питрәч йолдызлары чыгыш ясаячак махсус концерт мәйданчыклары булачак.
Биредә санитар батальон зонасы урнашачак, анда «операцияләр», «бәйләү (перевязка)»узачак. Без бу вакыйга яшь буынны тарих белән таныштыру өчен уздырыла. Монда булачак солдатлар өчен чын ярышлар уздырылачык. Гомумән, портянкаларның нәрсә икәнен күрәчәкләр, аларны дөрес кияргә өйрәтәчәкләр. Боларны үткәрүдә “Җиңү” волонтерлары ярдәм итәчәк. Шулай ук музей территориясендә радиорубкалар урнаштыру планлаштырыла, һәм сугышның беренче көн хәбәре бөтен дөньяга трансляцияләнәчәк һәм мондагы вакыйгалар турында сөйләячәкләр. Өстәвенә, спортның гамәли төрләре буенча авыл яшьләре арасында чемпионат үткәрү планда бар. Сценаристлар хәзер Гаврилов турында постановка әзерлиләр, ул «Солдат, синең батырлыгың хәтердә» дип атала. Кунаклар герой музеенда булачаклар, корал һәм медальләр, сугыш елларының көнкүреш әйберләре күргәзмәсен карый, хәрби техника фонында фотога төшә алачак. Моннан тыш, фестиваль мәйданчыгында раритет автомобильләр күрергә мөмкин булачак, аларның кайберләре дөньяда бердәнбер. "Әлбәдән" хәрби уеннары" вакыйгалары 22 июньдә Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган ягында Хәтер һәм кайгы көнендә булачак.