Көчлеләр һәм чыдамнар бәйрәме

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Ел саен халык бәйрәме Сабантуйда спорт ярышлары бик күп тамашачы җыя. Милли көрәш һәм ат чабышларына мөкиббән китүчеләр аеруча күп. Ярышларның бу төрләре җентекле әзерлек һәм күп сәгатьлек күнегүләр таләп итә. Бары тик шул вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

"Көрәш" егетләр арасында өч яшь категориясендә һәм алты авырлык категориясендә уздырылды.
Яшь батырлар: Ярослав Лывин (30 кг.га кадәр, Ленино-Кокушкино), Әмир Хәсәнов (30 кг. нан артык, Кощаково), Фәнил Галиуллин (50 кг. га кадәр, Шәле), Риназ Гибашев (50 кг. нан артык, Шәле), Илдар Исмәгыйлев (60 кг. га кадәр, Ленино –Кокушкино), Сергей Постаромов (60 кг. нан артык, Янсуар) җиңүгә лаек булдылар.
Ветераннар арасында беренче урынны Рүзәл Нурмөхәммәтов (Күн) яулады, икенче урында – Алексей Круглов (Керәшен Сәрдәсе), өченчедә - Равил Хәмидуллин (Күн) һәм дүртенче урында - Ислам Сәлимов (Шәле).
Ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көч сынаштылар, биредә район Сабан туенда Денис Захаров (65 кг.га кадәр), Руслан Зыятдинов (90 кг. га кадәр), Фәрхәт Фәйзуллин (абсолют авырлык категориясе), барысы да «Ак барс Питрәч» ҖЧҖнән ), Муса Идрисов (75 кг. га кадәр, Пимәр) җиңүче булдылар.
Район авыл җирлекләрендә абсолют батыр булып: Альберт Миннеханов (Салкын Чишмә), Фәнис Шәмсетдинов (Ленино-Кокушкино), Марат Сафин (Шәле), Рамил Идрисов (Пимәр), Радик Мөхетдинов (Татар Казысы, Рәмис Шәрипов (Күн), Илнар Фәйзрахманов (Чыты) калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International