Питрәчтә уникаль бизнес сессиясе узды

2019 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасында эшлекле климат белән идарә итү системасын кертү турындагы проектның икенче этабын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Дмитриевич Нагуманов һәм район башлыгы катнашында очрашу узды.

Сессиядә шулай ук хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, бизнес вәкилләре һәм эшкуарлар остазлары катнашты.

Әлеге чараның максаты - Татарстан Республикасында эшлекле климатны кече һәм урта бизнес вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге дәрәҗәсендә яхшырту.
Очрашу фикер алышу һәм идеяләр генерациясе форматында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International