Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 18 июнендә көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә.
19 июньдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 15-20 метрга кадәр җил көчәю белән яшен, урыны белән 23 метрга кадәр, урыны белән боз явуы көтелә.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән яңгыр.
Көндез яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче секундына 3-8 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +14..+16 .º
Һаваның максималь температурасы көндез + 26..+28 .º
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән яңгыр, яшен.
Көндез яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче секундына 3-8 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр, көндез урыны белән 23 метрга кадәр тизлектә көчәйгәндә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+16 .º
Көндез максималь һава температурасы +24..+29 .º