Питрәч районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 июнендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия оешмасы белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы Бөтенроссия көне үткәрелә.
Питрәч районында бу көнне 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр "Бердәм РОССИЯ" партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Питрәч авылы, Совет урамы, 20 йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Элемтә өчен телефоннар: 8(843)673-00-23; 8(937)629-00-39.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International