Даими контроль һәм хисаплылык-профилактиканың иң яхшы ысулы

2019 елның 21 июне, җомга

Коррупция - хәзерге заман дөньясының иң кискен һәм глобаль проблемаларының берсе, ул даими контроль һәм профилактика таләп итә. Район хакимиятендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта коррупцион җинаятьләр, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы, муниципаль милектәге мөлкәтне куллануны һәм файдалануны контрольдә тоту, муниципаль хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милке турында мәгълүмат бирү, коррупциягә каршы программаның үтәлеше һәм башкалар турында сораулар каралды.
- 2019 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы тору механизмының хокукый һәм оештыру инструментларын камилләштерү өчен 38 норматив-хокукый акт кабул ителде. Барлыгы 238 хокукый һәм коррупциягә каршы юнәлештәге чара, шул исәптән 4 укыту семинары үткәрелде. Законнардагы барлык үзгәрешләр муниципаль хезмәткәрләргә вакытында җиткерелә. Мәктәп директорлары, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре арасында да эш башкарылды, - дип сөйләде район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Валентина Урысова.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә 304 чара үткәрелгән, сыйныфтан тыш профилактик дәресләр – тематик рәсемнәр, балалар иншалары, плакатлар конкурслары үткәрелгән. Мәгариф бүлеге тарафыннан 209 чара, мәдәният бүлеге һәм китапханә системасы тарафыннан 92 чара, ә яшьләр үзәге тарафыннан 3 чара үткәрелгән. Барлык учреждениеләрдә коррупциягә каршы сәясәт буенча Ышаныч телефоннары белән стендлар бар.
Быел беренче яртыеллыкта районда коррупцион җинаятьләр теркәлмәгән дип билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International