2019 елның 25 июненнән 29 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
Начар метеорологик күренешләр: 26 июнь көнне көндез һәм кич Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен һәм төньяк-көнбатыш җилнең 15-20 м/с кадәр тиз арада көчәюе көтелә.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 5-10 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+13, көндез максималь һава температурасы + 20 .º.+22 .º
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән яңгыр; көндез яңгыр, урыны белән яшен.
Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән секундына 14 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13, көндез максималь һава температурасы + 17 .º.+22 .º