Анда 150г ә якын реконструктор катнашты, фестивальдә көн дәвамында Россиянең 15 регионыннан 8000нән артык кунак булды, республика районнарыннан 12 яшьләр командасы хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионатта катнашты, 200 дән артык кеше хәрби-тактик уеннарда катнашты. Ә бердәнбер йорт - Петр Гаврилов музее бу көнне 1500дән артык кешене кабул итте. Хисләрне сүз белән генә әйтеп булмый иде. Бөек Ватан сугышының беренче көнен реконструкцияләү һәр кунактан һәм фестивальдә катнашучыда курку, күз яшьләре, соклану һәм горурлык хисләре уятты.