Коррупция бөтен дөньяда зур борчу булудан туктамый. Бу хәзерге заман проблемасы, аның белән актив көрәшәләр, әмма аны бетерү мөмкин түгел. Бер төбәктә статистика кими, икенчесендә – арта. Бу гражданнарның намуслылыгына, контрольлек итүче органнарга, нәтиҗәле профилактик чараларга бәйле. Аерым алганда, безнең хәбәрчебезгә коррупция торышы турында район башлыгы Илһам Кашапов сөйләде.
- Илһам Миннеханович, язын Республикада коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. 2018 елга йомгак ясап, Татарстан Президенты күп кенә коррупцион куркынычларны киметүгә ирешкәнлеген ассызыклады, әмма хокук бозулар саны кимеми әле. Безнең районда вәзгыять нинди?
- Соңгы ел ярым эчендә бирү яки ришвәт алу белән бәйле бер генә җинаять тә булмаган. Бу районда гына түгел, республика күләмендә дә төрле аңлату эшләре алып бару белән бәйле. Хокук бозуларга килгәндә, алар муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат тапшырганда, шулай ук ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балалары турында мәгълүматлар тапшырганда эшләнә. 2018 ел эчендә 71 муниципаль хезмәткәр, 6 муниципаль хезмәт вазыйфасына дәгъвачы, шулай ук муниципаль вазыйфаларны биләүче 163 кеше мәгълүмат бирде. 2018 ел өчен мәгълүматлар тапшырмаган өчен ышанычны югалтуга бәйле рәвештә авыл җирлеге депутатларының берсе вәкаләтләреннән туктатылды. Шулай ук 2017 ел өчен муниципаль районның 1 депутаты һәм 3 авыл җирлеге депутатына карата дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырганы өчен башка формада чаралар күрелде.
- Түрәләрнең керемнәре, чыгымнары, милек хәле турындагы һәркем өчен мөмкин булган хисаплар тирә-юньдәгеләрдә һәрчак кызыксыну уята. Бу мәгълүматлардан коррупционерны ничек ачыкларга була?
- Алынган белешмәләргә җентекле тикшерү һәм анализ ясала. Әгәр хезмәткәрнең ире белән бергә өч еллык хезмәт хакы чыгымнары суммасыннан кимрәк булса, ул теге яки бу милекне сатып алу өчен каян акча барлыкка килгәнлеге турында хисап тотарга тиеш. 2018 елда 3 муниципаль хезмәткәр һәм 12 депутат зур чыгымнар турында хәбәр итте. Алар фатирлар, машиналар, җир сатып алган, әмма бу максатларга кредит акчалары яки башка милекне сатудан алынган акчалар кулланылган. Шул рәвешле чыгымнар суммасы керемнәр суммасына туры килә. Югыйсә, шул рәвешле читтән алынган законсыз акчалар ачыклана.
- Шәхси предприятиеләрдә дә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә дә кайвакыт кешенең шәхси кызыксынуы карар кабул итүгә йогынты ясарга мөмкин, шул рәвешле эшкә зыян китерергә мөмкин мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килә. Ничек булдырмый калып була мондый хәлләрне?
- Мондый очракларны булдырмау өчен берничә карар бар. Дәүләт хезмәткәре яки муниципаль хезмәткәр үзенә карата, яки якын туганнары турында карар кабул итә алмый. Ул мәнфәгатьләр каршылыгы турында хәбәр итәргә тиеш. ,Хезмәткәрне мәнфәгатьләр каршылыгы турында хокук саклау органнары һәм кадрлар гына түгел, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары да тикшерү инициативасы белән чыгарга мөмкин. Әгәр мәнфәгатьләр каршылыгының урын булырга тиешлеге ачыклана икән, махсус комиссия тәкъдим итү карарын карый һәм чыгара.