Лаеклы хезмәт һәм түләү шартлары белән тәэмин итү - безнең беренче бурыч

2019 елның 28 июне, җомга

Питрәчтә ТР Профсоюзлар федерациясе көне узды.

Очрашуда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, ТР Профсоюзлар Федерациясенең бүлек башлыгы һәм баш техник инспекторы Ирина Андина, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Хокук инспекторы Лариса Бушмелева, Питрәч районы профсоюз оешмалары координация советы рәисе Елена Шатаева чыгыш ясады.
Чарада шулай ук районның оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре, территориаль һәм беренчел профсоюз оешмалары рәисләре, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук кадрлар һәм юридик хезмәтләр белгечләре катнашты.  
Очрашу бик җылы тәмамланды. Соңыннан профсоюз федерациясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International