Авылда печән чабуның кызу чоры

2019 елның 28 июне, җомга

Яхшы азык базасы - терлекчелек тармагында югары савым, үсеш, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тотрыклы икътисады, димәк, авыл хезмәтчәннәренең муллыгы ул.

Шуңа күрә терлек азыгы әзерләүчеләр һәр мизгелдән файдаланырга тырыша, басуларда эш тәүлек буе бара. Вак яңгыр аларга комачауламый.  Азык базалары, аграрийларның хезмәте нәтиҗәсендә, сусыл азык белән тулылана. Аларның сүзләренә караганда, кырларда үлән яхшы үскән, төп бурыч маллар өчен файдалы үзлекләрен югалтканчы аны вакытында җыеп алу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International