Балалар шәһәрчегендә питрәчлеләрнең һәм район кунакларының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Яшьләр көне узды.
Райондашларыбызны әлеге күркәм бәйрәм белән район җитәкчелеге котлады. Иң яхшы укучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Төрле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Сәхнәдә Казаннан «Хит» вокаль-инструменталь төркеме һәм җирле талантлар чыгыш ясады.