Безнең делегацияне Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин җитәкләде.
15 ел дәвамында питрәчлеләр бу бәйрәмнең кунаклары булалар һәм Татарстан Республикасын тәкъдим итәләр. Бу вакыт эчендә Урта Әләзән авылы җитәкчелеге һәм Питрәч районы арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Быел Сабантуйда Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев булды.
Питрәч делегациясе составына шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар керде.
Бу хакта тулырак район газетасының якындагы санында укыгыз.