2019 елның 3 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2 июль кичендә, 2019 елның 3 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көнбатыш җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда - 2 июль кичендә).  

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен; көндез явым-төшемсез.

Җил көнбатыштан секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 18 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15, көндез максималь һава температурасы + 23 .º.+25 .º

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил көнбатыштан секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 18 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+15, көндез максималь һава температурасы + 21 .º.+26 .º

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International