Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 4 июлендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, иртән һәм көндез көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15, көндез максималь һава температурасы + 21 .º.+23 .º
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+15, көндез максималь һава температурасы + 20 .º.+25 .º