Чара яңа өйләнешүчеләр паркында узды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин һәм Россия Пенсия фондының Питрәч идарәсе җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов ата-аналарга ана капиталына сертификатлар тапшырдылар.
Бәйрәмгә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән башкарма секретарь Екатерина Сорокина котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.