Питрәч районы янгын күзәтчелеге хәбәр итә

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Питрәч районының янгын күзәтчелеге хәбәр итә, соңгы өч атнада районда 4 янгын чыккан, Олы Бутырка торак пунктларында (насос станциясе), Питрәчтә 2 янгын (бер йорт, каралты-куралары белән һәм сарай), Арышхазда (СНТ "Весна" мунча).

Әлеге янгыннар,  ике очракта да  электр җиһазларын кулланганда техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү һәм мичне перекаллау сәбәпләре аркасында килеп чыккан.

Әлеге сәбәпләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүдән янгын чыгуга китергән.

Бүгенге көндә районда югары янгын куркынычы  саклана, ел башыннан бирле 49 янгын теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 2 кеше зыян күргән.

Шуңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләрен үтәргә киңәш итәбез. Төзек булмаган электр җиһазларын һәм мичләрне эксплуатацияләүгә, аларны вакытында ревизияләгез, ремонтлагыз яки алыштырыгыз. Учаклар якканда, янгын куркынычсызлыгы эшләрен башкарганда (эретеп ябыштыру, металл резкасы), шулай ук тәмәке тартканда ут белән эш иткәндә сак булыгыз.

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы тематикасына , ут белән шаярырга һәм шырпы белән уйнарга ярамау буенча аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк . Шәхси мисал белән балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күрсәтегез.

Кечкенә балаларны, аз хәрәкәтләнүче һәм өлкән яшьтәгеләрне өйдә караучысыз калдырмагыз.

Исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International