Питрәч районының Көек авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылачак

2019 елның 12 июле, җомга

Питрәч районында милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде, анда район Советы депутатлары да керде.

Питрәч районында милли проектларны тормышка ашыру уңышлы бара. Әйтик, Көек авылында «Демография» милли проекты кысаларында «Якты» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә.

"Торак һәм шәһәр тирәлеге" милли проекты "Царево утары" торак комплексы территориясендә тормышка ашырыла. Биредә 1224 урынга гомуми белем бирү мәктәбе барлыкка киләчәк.

Бүгенге көндә Питрәч районында милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем оештырылган, анда Питрәч районы Советы депутатлары да кергән. Депутатлар корпусы контролендә җиде милли проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган ун объект тора. Махсус эшче төркем төзелеп килүче объектларга атна саен чыга, бу илкүләм проектларны үтәү сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирә.

Эшләр «Мәгариф» милли проекты кысаларында да алып барыла. Татарстанның 97 белем бирү оешмасы исемлегенә «Заманча мәктәп» проектының матди-техник базасын яңарту буенча чараларда катнашкан дүрт мәктәп – Кощак, Ленино-Кокушкино, Шәле һәм Колай мәктәпләре кергән.

Тиздән Званка авылында яңа күп функцияле үзәк төзеләчәк – «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында күпфункцияле үзәк төзеләчәк. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Питрәч РҮХ ремонтлана. М-7 «Волга» – Татар Казысы – Рус Казысы автомобиль юлында ремонт эшләре «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» программасы буенча алып барыла.

"Экология" илкүләм проекты кысаларында Люткино авылы янында ясалма урман торгызу һәм урман үрчетү буенча чаралар булды. Анда яфраклы һәм ылыслы агачлар утырттылар. Көзгә монда табигый урман торгызу буенча эшләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International