Доминик Джокер Питрәч "Скорлупина" фестиваленең хедлайнеры булачак

2019 елның 12 июле, җомга

Фестиваль программасын «Рубин» ның даими алып баручысы Дмитрий Колесник һәм Гөлфия Мотыйгуллина – «Мин – игелекле көрәшче» проекты җитәкчесе тәкъдим итәчәк.

Питрәч авылының Наратлык урманында 20 июльдә «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Быел фестивальнең төп кунаклары – Россия йолдызлары - Доминик Джокер, Бабек Мамедрзаев һәм башкалар булачак, дип яза «Алга»газетасы.

Фестиваль кунакларын иң үзенчәлекле уеннар көтә: беренче тапкыр фестивальнең иң кечкенә катнашучылары өчен «Чебешлэр уены» («цыплят уеннары») ярышлары узачак, таба тотып йөгерүләре, әтәч сугышлары,  шулай ук мастер-класслар, дегустация мәйданчыклары һәм махсус конкурслар һәм аттракционнар узачак.

Узган ел дөньяда иң зур йомырка әзерләү буенча рекорд куйган Сметанино Fest командасы фестивальгә махсус кулинария батласында катнашу өчен киләчәк. Тамашачылар яңа рекорд кую шаһиты булачак. Моннан тыш, Казан рестораннарының бренд-шефларыннан йомырка һәм кош итеннән экзотик ризык әзерләү, пешекчеләр тамашасы, шулай ук «титаннар көрәше»-иң тәмле йомырка пешерү, йомыркалы туңдырма тамашасы, йомырка коктейлын дегустацияләү һәм башка бик күп нәрсәләр буенча мастер — класслар узачак.

Быел программага яшьләргә үзмәшгульлек мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә, дискуссия мәйданчыгы һәм Смоленск өлкәсе кошчылары белән Workshop мәйданчыгы кысаларында тәҗрибә уртаклашуга, шулай ук WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын популярлаштыру блогы кертелгән. Керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International