Питрәч районына WorldSkills флагы килде

2019 елның 21 июле, якшәмбе

Флагны тапшыру тантанасы "Скорлупино" Бөтенроссия фестивале кысаларында узды. Анда район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Ул флагка Питрәч районы гербының символик сурәте төшерелгән эмблеманы такты. Хәзер WorldSkills хәрәкәте безнең елъязмага да язылган.

Кунакларбелән чемпионат талисманнары - Алтын һәм Алмаз күңел ачты. Исегезгә төшерәбез, «WorldSkills флагы эстафетасы» проектына старт ике ел элек Сочида бирелде. Ул дөньяның егерме илендә, хәтта космик орбитада да булды. Хәзер Байрак Татарстан буйлап сәяхәт итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International