Ишегалларын яңарту буенча республика программасы кысаларында питрәчлеләрнең теләкләрен дә тыңладылар
Татарстанда «Бердәм Россия» инициативасы буенча «Безнең ишегалды» проекты старт алды: партия, гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә таянып, ишегалларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча яңа республика программасын формалаштыру тәкъдиме белән чыкты. Президент Рөстәм Миңнеханов фикерне хуплады, әмма бердәмроссиялеләрдән йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында фикер алышуны һәм кайбер принципиаль мәсьәләләрне хәл итүне сорады. Балалар мәйданчыклары нинди булырга тиеш? Парковкаларга яисә яшел зоналарга өстенлек нәрсәгә бирергә кирәк? Ничек яхшырак урнаштырырга яктырту системасын?
Президент күрсәтмәсен үтәү өчен, Татарстанның "Бердәм Россия" се республиканың һәр районында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрә. Халыкның барлык тәкъдимнәре теркәлә. Питрәчтә «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасы кысаларында Азат Җиһаншин Казан урамындагы 4А һәм 6А йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Очрашу барышында халыкны борчыган мәсьәләләр – төзекләндерү, балалар мәйданчыгын ремонтлау, ишегалды территорияләрен яшелләндерү, чүп-чар мәйданчыкларын карап тоту һ.б. турында фикер алыштылар. Биш ел эчендә Татарстанда 1704 ишегалды төзекләндерелгән (5,5 млрд. сум). Белгечләр мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 11 меңгә якын ишегалды исәпләнә. "Бердәм Россия" халык соравы буенча "Безнең ишегалды" программасын эшләүгә кереште, бу тупланган тәҗрибәне республиканың барлык районнарына һәм шәһәр округларына тарату өчен кирәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, программаны биш ел – 2020 елдан 2024 елга кадәр тормышка ашырырга мөмкин.