2019 елның 27 июленә метеорологик фараз

2019 елның 26 июле, җомга

Начар метеорологик күренешләр:


2019 елның 27 июлендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы көтелә. 

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез; көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр, яшенле яңгырның тизлеге секундына 18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +16..+18º, көндез максималь һава температурасы +26..+28º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез; көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшенле яңгырның тизлеге секундына 18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18º, көндез максималь температура +24..+29º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International