2019 елның 30 июленә метеорологик фараз

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2019 елның 30 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр явуы ихтимал.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +8..+10º.

Көндез һаваның максималь температурасы +14..+16º.   

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр явуы ихтимал.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +5..+10º.

Көндез һаваның максималь температурасы +12..+17º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International