Өченче чакырылыш Питрәч муниципаль районы Советы депутатлары утырышыннан соң район башлыгы Илһам Кашапов питрәчлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды.
Финанс-икътисадый эшчәнлегендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем Пушкова Анна Васильевнага бирелде.
Нәтиҗәле хезмәте, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр
Нефедова Любовь Александровна, «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре һәм Сәгыйрова Гөлфия Рифкать кызы, Питрәч муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приюты хезмәткәре.
Нәтиҗәле хезмәте, тапшырылган эше өчен зур җаваплылык хисе, грамоталылыгы һәм башкаручанлыгы өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Хисаметдинова Роза Шейхулла кызы һәм "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның социаль эш буенча белгече Галимҗанова Алсу Ришат кызы бүләкләнде;
Социаль яклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән шәхси өлеше, намуслы хезмәте, вазыйфаи бурычларын сыйфатлы башкаруы өчен Питрәч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
«Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Киселева Валентина Александровна; Куянова Лидия Гурьевна, «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре; Сәйфетдинова Эльмира Рифгать кызы, "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хуҗалык мөдире»;
Фәйзрахманова Наталья Виссарион кызы, «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның стационар бүлеге мөдире.