Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының административ-территориясендә 43 муниципаль район бар. Бу районнардагы торак пунктларның 98,7 % ы - 65 яшьтән өлкәнрәк 156,5 мең кеше яши торган авыл торак пунктлары.
Авыл җирендә, бигрәк тә ерак һәм уңайсыз урыннарда өлкәннәрне кирәкле ярдәм белән тәэмин итү өчен "Мобиль бригада" технологиясен үстерү дәвам итәчәк.
Республикага бүлеп бирелә торган федераль бюджет акчалары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү өчен, шул исәптән халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле йогышсыз авыруларны ачыклауга скрининглар үткәрү өчен кулланылачак. "LADA Largus" модельле өстәмә 43 автотранспорт чарасы сатып алыначак. Автомобильнең сыйдырышлыгы – 5 пассажир урыны, шул исәптән гражданин өчен кресло-коляскада бер урын.
Хәзерге вакытта муниципаль районнарда үзәк район хастаханәләре социаль яклауның территориаль органнары белән килешү буенча медицина тикшерүләрен уздыру план-графикларын әзерләү гамәлгә ашырыла, өлкән яшьтәге гражданнарның исемлекләре төзелә.
Машиналарны агымдагы елның август аенда китерү планлаштырыла.