Пановкада яңа табиб амбулаториясе булачак

2019 елның 2 августы, җомга

Пановка авылында яңа модульле табиблык амбулаториясен төзү төгәлләнеп килә.

Аны төзү эшләре бу язда башланды һәм республика программасы нигезендә алып барыла. Авыл җирлекләрендә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасына старт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бирелде. Пановкада яңа амбулатория төзү өчен республика бюджетыннан якынча унике миллион сум акча бүлеп бирелгән.

- Яңа табиблык амбулаториясендә сменага утыз кешене кабул итү планлаштырыла. Анда участок терапевты, участок табибының шәфкать туташы һәм Питрәчтән киләчәк педиатр, шулай ук техник хезмәткәрләр эшләячәк. Берничә җирлеккә: Кәвәл, Кибәч, Пимәр, Юныс һәм Белкино авылларына хезмәт күрсәтергә исәп тотабыз. Пановка авылындагы амбулаториядән тыш, быел Татар Казысы авылында да яңа ФАП төзелә. Әлегә барысы да план буенча бара, билгеләнгән максатларны үтибез, - дип уртаклашты безнең белән Питрәч РҮХнең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Наталья Ксенофонтова.
- Барлык керү төркемнәренең әзерлеген күргәч, территорияне төзекләндерүгә керешәчәкбез, ул безнең Пановка һәм күрше җирлекләрдә яшәүчеләргә медицина хезмәтләреннән файдалану өчен мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен кирәк, - дип вәгъдә итте Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International