Питрәч районында яңа балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов район прокуроры Алмаз Әхмәтшин белән Көек авылында төзелеп килүче балалар бакчасында эшләрнең барышы белән танышты.

Аны төзүчеләр узган елның ноябрендә сафка бастыра башлаганнар. Бүген инде бина эчендә чиста бизәкләү һәм тирә-юньне төзекләндерү кебек эшләр калды. Барлыгы 12 берәмлек техника һәм йөзгә якын төзүче җәлеп ителгән. Республика программасы буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә. Анда 220 бала йөриячәк. Питрәч районының төзелеш бүлеге башлыгы Михаил Беляков хәбәр иткәнчә, бу торак пунктта 2021 елда тагын бер балалар бакчасы төзеләчәк. Шулай ук «Светлый» торак комплексында балалар бакчасы төзелеше бара. Ул 2020 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үз ишекләрен ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International