Питрәч районында, бөтен республикадагы кебек үк, 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен йорт адреслары исемлеген актуальләштерү башланды.

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү планы нигезендә, август аенда укуларын узган махсус сайлап алынган регистраторлар авыл җирлекләре территорияләрен әйләнеп чыга башладылар. Алар йорт адреслары белән исемлекләрне актуальләштерәләр. Регистратор-исәпкә алучы түгел, ләкин шулай ук аның вәкаләтләрен раслаучы махсус таныклык бар, анда фамилиясен, исемен, әтисенең исемен күрсәтеп була. Ул халыктан сорашып белешүләр үткәрми, әмма яшәүчеләр саны белән кызыксынырга, йорттагы фатирларның санын ачыкларга, идарәче компаниянең һәм йорт милекчесе оешмасының исемен белергә мөмкин. Регистратор, җирлектә барлык йортлар, корылмалар һәм торак урыннарның схематик планда күрсәтелгән булуын чагыштырып, картографик материалга һәм алдан төзелгән адреслар исемлегенә кирәкле төгәллекләр кертә. Ул шулай ук йортларның аншлаг - номер билгеләре һәм урам исемнәре язылган табличкалар булуын тикшерергә тиеш. Аларның булмавы исәпкә алучыга кирәкле адресны эзләүне катлауландырырга мөмкин. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 елда халык санын алуны үткәрү планын эшләү өчен нигез булып тора.
Йорт адреслары исемлеге районның барлык авыл җирлекләрендә актуальләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International