2019 елның 9 августына метеорологик фараз

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 9 августында Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан;

- иртән һәм көндез яшенле яңгыр, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр, урыны белән көчле яңгыр.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда томан.

Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшен.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр, иртән һәм көндез 8-13 метрга кадәр, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +12..+14º, көндез максималь температура +22..+24º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән аз гына һәм уртача яңгыр.

Иртән һәм көндез күпчелек районнарда аз, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, иртән һәм көндез 8-13 метр, көчәйгәндә 16-21 метр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+14º, көндез максималь температура +21..+26º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International